

Бөре районы халкы, Үзет күле боздан арчылу белән күңелсез күренешкә тап булган: суда 4 ай элек баткан сарыклар үләксәләре калкып чыга башлаган. Күлдәге күренешне тасвирлаган видеоязманы җирле пабликларда бастырганнар. Кадрлардан күренүенчә, яр буенда суда берничә сарык үләксәсе ята. Әлегә бу хәлгә карата рәсми комментарийлар бирүчеләр юк. Исегезгә төшерәбез, фаҗига узган елның 16нчы декабрендә Луч хуторы тирәсендә теркәлде. Сарык көтүе ныгынмаган боздан икенче ярга чыкканда күл төбенә киткән. Нибары бер сарык исән калган. Күл төбеннән сарыкларның үләксәләрен икенче көнне үк чыгара башладылар, һәм бу эш бер айдан соң гына тәмамланды.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, 1340 хайванны чыгарганнар. Фермер зыян күләме 20 млн сумнан артып китте, дип белдергән. Аңа коткаручылар эшенә түләргә, шулай ук һәлак булган хайваннарның үләксәләрен Татарстанның Алабуга шәһәренә терлекләр калдыкларын эшкәртү предприятиесенә җибәрергә туры килгән.
Чыганак: bashinform.ru