Нилектән туган соң бу бәла?
Бер көтү сарык һәлак булды...
Кичә булган бу вакыйганы белми калган кеше юктыр инде. Бөре районында бер көтү сарык күл төбенә китте. Әйе, туры мәгънәсендә, күл төбенә. Бүген коткаручылар аларны судан эзләп, сөзеп алуны дәвам итә.
Бүген дә Бөре районында Үзет күленнән хайванарның үләксәсен чыгару эшләре дәвам итә.
МЧС хәбәр иткәнчә, урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Уфа эзләү-коткару отряды һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары һәм водолазлары эшли...
Коткару эшләре башланганнан бирле күлдән барлыгы 356 хайван чыгарылган. Эшләрне башкару өчен һава мендәрендә судно кулланылган. Таң белән коткаручылар эшләрен яңарткан.
Бер уйласаң, акылга сыя торган хәл түгел. Бозның юка булуын исәпкә алмаганнармы? Сарык көтүе туктый, борыла торган да мал түгел, башын иеп, тезелеп, ияреп бара, батканчы бара, янганчы бара, үлгәнче бара. Көтүчесез булганнармы бу малкайлар? Куркыныч һәм кызганыч хәл бу.
Уйлап карасаң, җәй көннәрендә бу сарыклар күл аша йөзеп чыкмаган бит инде. Көтү йөри торган юл булган, димәк. Хуҗа, әле килеп, юлны кыскартырга уйлаганмы әллә? Сарык асрасаң да кеше акылы кирәк шул...
Фото: