Красноярскида сыйныфташлары һөҗүменнән соң дәваханәгә пешеп эләккән үсмерләр – авыр хәлдә. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
“Әлеге вакытта аларның хәле авыр тотрыклы дип бәяләнә. Алар үз аңында, үзаллы тын алалар”, – диделәр ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, кичә, 4 февральдә, Красноярскиның 153нче санлы мәктәбе укучысы бәдрәфтә унитаз капкачына ут төрткән, аннары класска кереп, сыйныфташларына бензин коеп, аларга ут төрткән. Берничә сыйныфташының башына чүкеч белән суккан. Бу хәлдән соң 5 укучыны дәваханәгә алып киткәннәр.
Чыганак: lenta.ru