Хәвеф-хәтәр
12 ноябрь 2025, 09:49

Шартлаганнан соң бармаклары өзелгән 9 яшьлек малай операциядән соң аңына килгән

Красногорск шәһәрендә шартлаганнан соң бармаклары өзелгән 9 яшьлек малай 6 сәгатьлек операциядән соң аңына килгән. Ул элеккечә авыр хәлдә.

Шартлаганнан соң бармаклары өзелгән 9 яшьлек малай операциядән соң аңына килгәнШартлаганнан соң бармаклары өзелгән 9 яшьлек малай операциядән соң аңына килгән
Шартлаганнан соң бармаклары өзелгән 9 яшьлек малай операциядән соң аңына килгән

Исегезгә төшерәбез, Глеб тренировкага китеп барганда 10 сумлык купюраны күреп, аны алырга була. Шартлау нәтиҗәсендә аның дүрт бармагы өзелә. Малайны ашыгыч рәвештә дәваханәгә салганнар, аның берничә бармагын өлешчә ампутацияләгәннәр.

Бала янында һәрвакыт әнисе, ул көчле  стресс кичерә,  борчыла һәм елый.

Бала янына Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев килгән, ул балага ярдәм итеп,  реабилитациядән соң үз янына кунакка чакырган.

Авырлыгы 10 грамм чамасы булган шартлаткыч җайланма вак кадаклар белән тутырылган һәм 10 сум купюрасына төрелгән булган.

Җинаять эше кузгатылган. Ул прокуратура һәм төбәк буенча Тикшерү комитеты контролендә тора.

Бу хакта чыккан материал:

Бала җирдә яткан акчага үрелгәч, шартлау яңгыраган

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас