Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
12 ноябрь 2025, 08:18

Бала җирдә яткан акчага үрелгәч, шартлау яңгыраган

Аунап яткан теләсә нинди предметларга кагылмагыз!

Красногорск шәһәрендә акчага үрелгән баланың кул чугы коточкыч җәрәхәтләнгән.
Аны ашыгыч ярдәм дәваханәгә алып киткән. SHOT Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, фаҗига кичә Пионерская урамындагы спорт мәктәбе янындагы балалар мәйданчыгында булган. Шаһитлар сөйләвенчә, 9 яшьлек Глеб Б. кикбоксинг буенча тренировкага китеп барган һәм җирдә акча ятуын күргән. Купюраны алырга дип үрелгәч, көчле шартлау яңгыраган. Инциденттан соң, ачык ярага пычрак эләкмәсен өчен, малайның җәрәхәтләнгән кулын шапка белән каплаганнар. Глебның кул чугы һәм бармаклары җитди җәрәхәтләнүе билгеле. Ата-аналар чатларында сәер әйберләргә кагылмаска чакыралар. Өлкәннәр сүзләренчә, бу ниндидер шартлаткыч җайланма булган.
Шартлауның төгәл сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас