Хәвеф-хәтәр
12 Ноября 2025, 10:29

Мисырда туристик автобус белән булган авариядә бер русияле һәлак булган

Русия туристы Мисырда туристик автобус белән булган авариядә һәлак булган.

Мисырда туристик автобус белән булган авариядә бер русияле һәлак булганМисырда туристик автобус белән булган авариядә бер русияле һәлак булган
Мисырда туристик автобус белән булган авариядә бер русияле һәлак булган

SHOT мәгълүматы буенча, төркем Хургададан Каирга экскурсиягә һәм Гизага пирамидаларга юл тоткан.

Авария Рас-Гариб-Хургада трассасында була. Хәзер зыян күрүчеләрнең бер өлешен госпитальдән кунакханәләргә илтәләр. Автобуста, билгеле булганча, 27 русияле, 2 Литва гражданы, 7 Финляндия гражданы һәм 3 мисырлы барган. Икенче һәлак булучыавтобус водителе.

Юл-транспорт һәлакәтендә Русиядән һәлак булучы – хатын-кыз.

Бу хакта чыккан материал: 

Мисырда автобус һәм йөк машинасы бәрелешкәндә 27 русияле зыян күргән

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас