Хәвеф-хәтәр
11 Ноября 2025, 09:58

Мисырда автобус һәм йөк машинасы бәрелешкәндә 27 русияле зыян күргән

Авариядә барлыгы ике кеше һәлак булган

Мисырда автобус һәм йөк машинасы бәрелешкәндә 27 русияле зыян күргәнМисырда автобус һәм йөк машинасы бәрелешкәндә 27 русияле зыян күргән
Мисырда автобус һәм йөк машинасы бәрелешкәндә 27 русияле зыян күргән

Туристик автобус Кызыл диңгез провинциясендә Рас-Гариб — Хургада трассасы буенча барган. Авариядә барлыгы 34 чит ил кешесе зыян күргән.

Ике кеше һәлак булган: бу автобус йөртүче һәм тагын бер чит ил кешесе.

Аның милләте аныкланмый.

Зыян күрүчеләрне оператив рәвештә Рас-Гариб хастаханәсенә китерәләр, анда аларга ярдәм күрсәтелә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас