Хәвеф-хәтәр
29 август 2025, 03:01

Улы каберендә үлгән хатынның гаиләсендә тагын бер югалту

Кыска вакыт эчендә күпме кайгы...

Забайкальеның Балей шәһәрендә СВОда һәлак булган улының кабере янында үлгән  хатынның өлкән улының гомере өзелгән. Гаиләдәге яңа фаҗига  турында Chita.ru порталы язып чыккан.

Гаиләнең танышы басмага сөйләвенчә, яшь егет әнисе һәм хәрби энесен югалтудан соң ачы кайгыга бирелгән. Балейда яшәүче 28 яшьлек ир-ат әнисен җирләгәннән соң кайтып килгән булган. Юлда үзен начар хис иткән һәм туганнарында кунып калырга уйлаган.

Яшь ир-атның хәле начарлангач, туганнары ашыгыч ярдәм чакырткан. Гаиләнең танышы сүзләренчә, медиклар озак вакыт чкыру буенча килүдән баш тарткан һәм фельдшерны көтәргә кушкан. Ир-атның ашказаны җәрәхәте ачылган һәм аны коткара алмаганнар.

Бу ир-ат гаиләгә уллыкка алынган булган. Украинадагы махсус хәрби операциядә энесе һәлак булганнан соң  үги әнисен юатырга тырышкан.

Гаиләдә инвалид ата  һәм 15-16 яшьлек ике малай калган. Күршеләре аларны  имин һәм лаеклы кешеләр дип сөйли. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас