Хәвеф-хәтәр
25 август 2025, 14:08

Ана кеше СВОда һәлак булган улының кабере янында үлгән

Якыннарын югалтканнарга Ходай Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен...

Забайкалье краеның Балей  шәһәрендә яшәүче хатын СВОда һәлак булган улының каберендә үлгән. “Чита.Ру” басмасына мәрхүмәнең танышы сөйләвенчә, ана кеше улы үлемен бик авыр кичергән һәм еш зиратка йөргән.

“Максим  Балейда туып-үсте. Бик әйбәт малай иде: тырышып укыды, төрле чараларда катнашты,чын йолдыз иде инде менә! Армия хезмәтеннән соң контракт төзеде, яраланып кайтты, аннары тагын контракт төзеде. Июньдә ул һәлак булды, аны җирләделәр. Әнисе бик кайгырды, зиратка еш йөри иде. Кырыгыннан соң берникадәр вакыт узгач, ул зиратта үлде – аның гәүдәсенә каберләр казу бригадасы тап булган. Аңа 50 яшьләр чамасы иде, улына – 23. Мәрхүмәне 26 августта җирләячәкләр”, – дип сөйләгән “Чита.Ру” басмасына  аның танышы.

Балей шәһәре һәм Балей районы хәрби комиссары Евгений Болонев Максим Шарыповның 23 июньдә ДХРның Отрадное торак пункты янында һәлак булуын раслады.

"Шарыпов 2020 елдан армия хезмәтен үтәде, 2021 елның мартыннан контрактка кул куйды, өлкән механик-танк йөртүчесе булып хезмәт итте. 2022 елның октябрендә икенче контрактка кул куйган иде, СВОда өлкән механик-танк батальоны йөртүчесе вазифасында катнашты", – дип ачыклык кертте хәрби комиссар. 

Чыганак: chita.ru. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас