Хәвеф-хәтәр
29 июль 2025, 05:42

Авариядә җәрәхәтләнгән 2 пассажирга операция таләп ителә

Ял итәргә барган җирдән дәваханәгә эләккәннәр...

Узган якшәмбе көнне Кыйгы районында туристик автобусның юл һәлакәтенә очравын язган идек. Бүгенге көндә авариядә каза күргән ике кеше  – Мәсәгуть дәваханәсендә авыр хәлдә. Аларга операция таләп ителә. Тагын 6 кешенең хәлен табиблар  уртача авырлыкта дип бәяли. Бу хакта Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең баш табибы Морат Афзалов хәбәр итте.  

Табиб сүзләренчә, Мәсәгутькә санавиация линиясе буенча республика клиник дәваханәсенең  травматологлары һәм реаниматологлары килгән булган. Аларның консультацияләреннән соң операцияләр ясау турында карар кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, узган якшәмбедә Малояз – Югары Кыйгы трассасында Higer автобусына Удмуртия туристларын утыртып китеп барган  38 яшьлек водитель, идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән һәм автобус ауган. Салонда 40 кеше булган.  20дән артык пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас