

Үзенең Телеграм-каналында БР Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, урынга 7 ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан. Һәлакәттә 20дән артык кеше зыян күргән. Шуларның 15 — Мәсәгут үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр. Сигезен госпитализацияләгәннәр. Икесе авыр хәлдә, калганнары уртача җәрәхәтләр алган. Медицина ярдәме күрсәтү өчен тагын 6 табиб һәм 4 шәфкать туташы да чакырылган. Зыян күрүчеләрне Уфага эвакуацияләү мәсьәләсе дә хәл ителә. Тагын җидесен белгечләр караган һәм амбулатор дәвалануны тәкъдим иткәннәр.
Кыйгы үзәк район хастаханәсенә 11 пассажир китерелгән. Аларны исә караганнан соң амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.
Зыян күрүчеләр медицина учреждениеләренә баруларын дәвам итәләр.
«Вәзгыятьне шәхси контрольдә тотам. Югары Кыйгы авылында зыян күрмәгән туристлар өчен вакытлыча урнаштыру пункты ачылды. Урынга медицина хезмәткәре җибәрелгән», — дигән мәгълүмат бирде министр.
Элегрәк Башкортстанда тикшерүчеләр автобус белән юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгалткан иде.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.