

Россельхозцентрның БР, Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләре филиаллары белгечләре үз төбәкләренең чикләрен саранча корткычын ачыклау өчен тикшергәннәр.
Башкортстанда Әбҗәлил, Баймак һәм Хәйбулла районнарында, шулай ук Чиләбе өлкәсенең Агапов һәм Кызыл районнарында, Ырынбур өлкәсенең Гай районы көтүлекләрендә һәм печәнлекләрендә җирләргә мониторинг үткәрелгән.
"Тикшерү барышында саранча корткычларының зарарлылыкның икътисади бусагасыннан артмаган личинкалары ачыкланды. Башкортстан территориясендә Италия прусы личинкалары табылмаган", – диелә күзәтчелек ведомствосы хәбәрендә.
Бүгенге көнгә Россельхозцентрның БР филиалы белгечләре 24 мең гектардан артык мәйданда саранча корткычларына мониторинг уздырганнар. Саранча күбесенчә республиканың көньягында һәм төньягында яши, бөҗәкләр Әбҗәлил, Баймак, Хәйбулла, Дүртөйле һәм Краснокама районнарында ачыкланган.
"Саранчаның аеруча куркыныч төре – Италия прусы. Ул көтүлекле корткыч. Республика территориясендә аларның саны икътисади зарарлылык чигеннән артмый. Корткыч популяциясе кискен дәрәҗәгә җиткәндә, җирле хакимият һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре авыл хуҗалыгы җирләрендә яклау чаралары уздыру кирәклеге турында хәбәрләр алачак. Төбәктә корткычлар саны арту ачыкланмаган", – дип аңлатты Россельхозцентрның БР филиалы җитәкчесе Айдар Хәмәтшин.
Быел Башкортстанда саранчаның беренче тапкыр пәйда булуы фактлары турында язып чыккан идек .
Чыганак: bashinform.ru