

Язгы чәчү эшләре тәмамланып, орлыклар кара туфрак куенына кереп ятты. Инде борын да төртә башладылар. Хәзер төп максат – аларны хәвеф-хәтәрсез үстерү.
Быел кыш чагыштырмача җылы булды, яз да озак көттермәде – шуңа күп кенә бөҗәкләр сакланып калды. Майда һава торышының җылы булуы да аларның үсешенә һәм артуына йогынты ясады. Көннәр җылы торса, аларның саны тагын да артырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Алар әйтүенчә, республикада әлегә артык хафаланыр сәбәп булмаса да, уяулыкны югалтырга ярамый. Әнә бит, Урал аръягында чәчүлекләр өчен хәвеф тудыручы корткыч күренгән. Атап әйткәндә, Хәйбулла районында болын күбәләге барлыгы ачыкланган.
Бу хәвефле корткычлар личинка (күбәләк) стадиясендә чөгендер, кузаклы һәм бөртекле-кузаклылар, кукуруз һәм рапс чәчүлекләрен юкка чыгара, диләр Россельхозүзәкнең Башкортстан буенча филиалында.
“Хуҗалыклар җитәкчеләренә корткычның үсешен даими күзәтеп торырга һәм яклау чараларын планлаштырырга киңәш итәбез. Аңа каршы эшкәртү чараларын күбәләкләрнең башлангыч стадиясендә үткәрергә кирәк. Өлкән яшьтәге күбәләкләргә каршы һәм йомырка салу чорындагы көрәш әллә ни нәтиҗә бирми”, – ди ведомство хезмәткәрләре.
Ә Краснокама районы болыннарында саранча пәйда булган. 23нче майдан башлап Италия прусы дип аталган саранчаның личинкалары барлыкка килүе күзәтелә. Бу корткычлар башта үзләренең дөньяга килгән урыннарындагы үләнне юкка чыгаралар, ә аннары чәчүлекләргә күчәләр. Бигрәк тә бөртекле культураларны өстен күрәләр.
Үсемлекләрне саклау буенча белгечләр зарарланган урыннарны корткычлар канатланганчы ашыгыч рәвештә эшкәртергә киңәш итәләр. Эшкәртү чараларын җилнең тизлеге секундына 3 метрдан артмаганда һәм иртән яки кич белән генә башкарырга кирәк, дип кисәтә алар.
Әйткәндәй, галимнәр Башкортстанда саранчаның ничек кышлавын тикшергән иде. Россельхозүзәк белгечләре 14,36 мең гектарның яртысында Италия саранчасы һәм ерак очышларга сәләтсез саранчаның йомыркалары барлыгын ачыклады. Декабрьдә кайсыбер көннәр җылы булу сәбәпле, корткычларның кубышкалары боз кабыклары белән капланган. Боз астындагы йомыркаларда гөмбә авырулары барлыкка килгән. Нәтиҗәдә, яз көне йомыркаларның 10 проценты авырулар белән зарарланган булуы, ә 5 проценты ерткычлар тарафыннан юк ителгәнлеге ачыкланган.
Экспертлар саранчаларның барыннан да элек чәчүлекләрдә түгел, ә ташландык җирләрдә, көтүлекләрдә, печәнлекләрдә, яр буе зоналарында барлыкка килүен искә төшерә.