Хәвеф-хәтәр
17 июнь 2025, 13:56

Банк офисында үз-үзенә ут төрткән ир-ат турында яңа хәбәр

Көнгә чыксаң, бер юньле хәбәр юк, дигәндәй...

Банк офисында үз-үзенә ут төрткән ир-ат турында яңа хәбәрБанк офисында үз-үзенә ут төрткән ир-ат турында яңа хәбәр
Банк офисында үз-үзенә ут төрткән ир-ат турында яңа хәбәр

Бүген Уфаның Менделеев урамындагы “Сбербанк” офисында бер ир-атның үз-үзенә ут төртүе хакында язган идек.

Соңрак бу хакта яңа хәбәр чыкты. 60 яшьлек ир-ат шактый исерек булган. Ул банк офисына йөгереп кергән дә тормыштагы  бар нәрсәдән дә туйдым дип кычкыра башлаган, өстенә ахырда яндыру өчен сыеклык  коеп, ут төрткән, дип сөйләгән “Башинформ” агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы.

Бу хәл банкка килгән кешеләр һәм хезмәткәрләр генә  түгел, ә үзенә ут төрткән ир-атның моннан алда бергә хәмер эчкән ахирләренең дә күз алдында булган. Шул ук дуслары нык пешеп өлгергән ир-атны ашагыч ярдәм машинасына илтеп салырга булышкан.

Хокук саклау органнарында пешкән ир-атның финанс кыенлыклары булу яисә аның интернет-мошенниклар тозагына эләгү турында мәгълүматы юк. 

P.S. Соңгы мәгълүматлар буенча, үз-үзенә ут төрткән 60 яшьлек ир-ат реанимациядә аңына килмичә үлгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас