

Уфада бер ир-ат банк офисында үз-үзенә ут төрткән. Бу хәл Менделеев урамындагы “Сбер" офисында булган.
“Башинформ” агентлыгына үз чыганагы хәбәр итүенчә, уфалы офиска кергән дә үзенә янучан сыеклык сипкән һәм ут төрткән. Урынга ашыгыч хезмәтләр чакыртканнар. Тәне пешкән ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр. Аның хәле бик авыр дип бәяләнә, ул реанимациядә, дип ачыклык керттеләр БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Мондый гамәлнең сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Ир-атны үз-үзен яндыру актына нәрсә этәргәнен полицейскийлар ачыкларга тиеш.
Чыганак: bashinform.ru