Хәвеф-хәтәр
13 июнь 2025, 17:01

Республика сулыкларында янә 3 кеше батып үлгән

Гаиләләре өчен олы кайгы...

БР буенча  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Башкортстан сулыкларында чираттагы фаҗигаләр теркәлгән. Бүген, 13  июнь көнне, Зур Кызыл елгасыннан 10 яшьлек малай гәүдәсен алып чыкканнар. Ул суга күпердән сикергән булган. Аны күздән югалып 15 минут үткәннән соң абыйсы табып алган. Бу вакытка медиклар килеп җиткән җитүен, тик соң булган инде...

Шулай ук  БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә,  Архангель районының Тәвәкәч авылындагы сулыкта 77 яшҗлек ир-ат гәүдәсен тапканнар. Ул Уфадан ялларга кайткан булган. Ә Абзан авылында Инҗәр елгасында 51 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар.

Кичә 12 яшьлек кыз  баланың әти-әнисе батып үлүе турында язган идек.

Төбәктә батып үлүчеләр  күп булу сәбәпле су коенырга рөхсәт ителмәгән пляжларда рейдлар санын арттырганнар. 

Чыганак: bashinform.ru 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас