Хәвеф-хәтәр
12 июнь 2025, 17:28

Җанөшеткеч хәл: кызларын коткарабыз дип, әти-әнисе батып үлгән...

Бу хәл Ашкадар елгасында булган.

Стәрлетамакта Ашкадар елгасы буенда әти-әнисе һәм 12 яшьлек кыз ял иткән.

Алар су коену өчен җиһазландырылмаган урынны сайлаганнар. Элегрәк бу урында өч өлкән кеше һәм бер бала батып үлгән, батып баручы 8 баланы коткарып кала алганнар. Бу юлы гаилә ялы фаҗига белән тәмамланган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, кыз бата башлагач, өлкәннәр аңа ярдәмгә ашыккан. Әнисе кызын коры җиргә этәп чыгара алган, ләкин, ни кызганыч, үзе тиз арада су астына киткән. Ире аңа ярдәмгә ташлана, ләкин үзе дә су астында югала.

49 яшьлек хатынның гәүдәсен судан чыгарганнар, ирне әле коткаручылар эзли.

Кыз белән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары эшли. Тикшерү бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас