Кичә Уфада Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы күп катлы йортта чыккан янгында картәни кеше белән ике оныгы үлүе турында язган идек. Фаҗига турында яңа хәбәр таралды. “Башинформ” агентлыгының үз чыганагы хәбәр итүенчә, хатынның барлыгы биш баласы булган, барысы да малайлар. Гаилә исәптә тормаган, уңай бәяләнә. Моңа кадәр күп балалы ана 2005 елгы бер улын югалткан булган инде. Ул кечкенәдән җитди авырудан җәфаланган, 2022 елда ковидтан вафат булган. Ананың 2001 елгы улы ерым яши, аның инде үз гаиләсе бар.
Фаҗига көнне ана 2017 һәм 2021 елгы малайларын бакчадан барып алган да, аларны 77 яшьлек картәниләре белән калдырып, эшкә киткән. Хатынның тагын бер улы (2013 елгы) янгын чыккан вакытта ихатада футбол уйнап йөргән. Янгын йокы бүлмәсендә чыккан. Әлегә нәрсә булуы билгеле түгел, белгечләр моны ачыкларга тиеш. Янгын вакытында өлкән яшьтәге хатын һәм ике бала яну продуктлары белән агуланган. Тышка алып чыккач, реанимация чаралары үткәргәннәр – 30 минут дәвамында диярлек медиклар бригадалары алар тын ала башласын өчен барын да эшләгән – тик, кызганычка каршы, нәнәй кеше белән ике оныкны коткара алмаганнар.
Чыганак: bashinform.ru