Кичә Уфаның 50 еллыгы урамындагы биш катлы йортның икенче катындагы фатирда янгын чыккан. Янгын нәтиҗәсендә өч кеше каза күргән. 12 кешене коткарганнар, алар арасында ике бала да бар, дип хәбәр иткән иде Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе. 8 һәм 4 яшьлек ике бала белән аларның 77 яшьлек картәнисен янгын дөрләгән фатирдан алып чыкканнар. Әмма урындагы реанимация чаралары, кызганычка каршы, аларны үлемнән йолып кала алмаган. Ике оныгы белән картәни һәлак булган.
Соңрак прокуратура янгын очрагы буенча тикшерү оештырган.
Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев янгында һәлак булган өлкән яшьтәге хатынның һәм ике баланың туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
“Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашам", — дип язган Ратмир Мәүлиев үзенең социаль челтәрләрендә.
Совет районы хакимиятендә янгын очрагы буенча гадәттән тыш хәлләр комитеты утырышы уздырдылар. Шәһәр хезмәтләренә янгыннарны профилактикалау эшен көчәйтергә, балалы гаиләләргә аерым игътибар бирергә куштылар.
Чыганак: bashinform.ru