Архангель районында “зур су” тагын бер авылга барып җиткән. Тәвәкәч авылында 60тан артык йорт яны территорияләрен су баскан.
3 йорттан коткаручылар җиде кешене, шул исәптән дүрт баланы эвакуацияләгән. Башка авыл кешеләре эвакуацияләүдән баш тарткан, дип хәбәр иттеләр БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Вакытлыча урнаштыру пунктлары халыкны кабул итәргә әзер.
Торак пунктта вакытлыча гидропостлар урнаштырылган, су күтәрелешенә даими мониторинг үткәрелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә тәүлек буе кизү торган оператив штаб эшли.
Ташкын хәлләрен фаразлауларга ярашлы, Архангель районында Әйтмәмбәт, Озынлар, Басутамак, Гайфулла авылларын да су басарга мөмкин.
Шул арада Азау авылы тирәсендә су дәрәҗәсе кимү буенча уңай динамика күзәтелә. Исегезгә төшерәбез, анда “гадәттән тыш хәл режим” кертелде һәм 127 кешене эвакуацияләделәр.
“Халыкка ярдәм күрсәтү эшләре дәвам итә, алар барлык кирәкле әйберләр, шул исәптән кайнар ризык белән тәэмин ителгән”, – дип билгеләделәр ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, язгы ташкын хәлләре – Башкортстан Башлыгының шәхси контролендә.
Чыганак: bashinform.ru