Республиканың Архангель районында муниципаль звено өчен “Гадәттән тыш хәл” режимын керттеләр. Инҗәр елгасының күтәрелүе аркасында Азау авылы территорияләрен су баскан, дип хәбәр иттеләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгнда. Әлеге вакытта су баскан участокларда кешеләрне куркыныч зонадан эвакуацияләү буенча коткару эшләре алып барыла. Коткаручыларның өч төркеме йортларны карап чыга. Урында оператив штаб җәелдерелгән, БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шулай ук тәүлек буе штаб эшли.
Аксакаллар әйтүенчә, елгада мондый су беренче мәртәбә күтәрелгән. БРның Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетында халыкка ярдәм күрсәтү өчен дәүләт комитетыннан, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан һәм район хакимиятеннән 59 кеше һәм 28 берәмлек техника җәлеп ителүе турында хәбәр иттеләр. Урындагы эшләрне гадәттән тыш хәлләр буенча комитет рәисе Кирилл Первов, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Идрисов һәм Архангель районы башлыгы Айрат Сәетгалин җайга сала. Халыкны йөзү чаралары ярдәмендә эвакуациялиләр. Вакытлыча урнаштыру пункты җәелдерелгән.
P.S. 7:30 сәгатькә 103 кеше эвакуацияләнгән, шуларның 20се – балалар, 80 кеше һәм 17 бала вакытлыча тору пунктында урнаштырылган. Халык барлык кирәкле әйберләр, шул исәптән кайнар ризык белән тәэмин ителгән.
Зыянны бетерүгә 90 кеше һәм 39 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Пилотсыз очкычлар ярдәмендә су тыгылу күренешләренең якынча 300 метрда туплануы ачыкланган.
Шартлату эшләрен башкару мөмкинлеге мәсьәләсе хәл ителә.
Кайнар линия телефоны: 8 (347) 248-12-84.
Чыганак: bashinform.ru