Хәвеф-хәтәр
6 март 2025, 08:19

Шартлау яңгыраган фатир хуҗалары - реанимациядә

Медиклар аларның гомерләре өчен көрәшә. 

БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин  Уфа районы Михайловка бистәсендәге күп катлы йорт фатирындагы көчле шартлаудан каза күргәннәрнең хәле турында сөйләде. Табиблар хәбәр итүенчә, 49 яшьлек ир-ат – бик авыр хәлдә, ә 52 яшьлек хатынның хәле авыр дип бәяләнә.

Аларны республика пешүләр үзәгенең реанимация бүлегенә салганнар. Гомерләрен саклап калыр өчен медиклар кулдан килгәннең барын да эшли.

Әлегә билгеле булуынча, фаҗиганең сәбәбен көмешкә кою аппаратына ут кабу дип атыйлар. Фатирның ишек һәм тәрәзәләре чыгып очкан, тарттырылган түшәм эреп төшкән.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас