Хәвеф-хәтәр
6 март 2025, 05:31

Уфа районындагы бер фатирда шартлау булган

Кызганычка каршы, бер ир һәм хатын зыян күргән...

Бүген иртән Уфа районы Михайловка бистәсендә ике катлы күпфатирлы йортның бер фатирында кинәт янучан парлар кабынып киткән һәм шартлау тавышы ишетелгән.

Вакыйга урынына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән. Алар килгәндә 4 квадрат метр мәйданны ут ялмап алган булган. Аны янгын сүндерүчеләр тиз арада сүндергән. Әле йортны тулысынча тикшерәләр.

Кызганычка каршы, бер ир һәм хатын зыян күргән. 3 кеше өйдән үзаллы чыга алган.

Әле фаҗигә сәбәбе ачыклана, урында тикшерү-оператив төркем һәм Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы эшли.

Хәлне бәяләү һәм кирәкле чаралар күрү өчен вакыйга урынга Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Идрисов килгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас