Җинаять һәм җәза
2 Сентября , 05:23

Укучы кыз ни өчен педагогка һөҗүм итүен аңлаткан

Кичә, 1 сентябрь көнне, Красноярск краеның Канск шәһәрендә җиденче сыйныфта укучы кыз мәктәп линейкасы алдыннан укытучыга һөҗүм итүен язган идек.

Соңрак сорау алуда ачыклануынча, һөҗүмнең сәбәбе – сыйныфташларының кызны җәберсетүе, буллинг һәм педагогларның моңа күз йомуы. 13 яшьлек кыздан киенү һәм бизәнү стиле өчен көлгәннәр. Сыйныфташлары сүзләре буенча, кыз әтисе белән яши, аның әнисе икенче шәһәргә киткән. Ул көн саен кызын кайтып алам дип вәгъдә иткән, әмма сүзендә тормаган.

Укучы кыз профилактик исәптә тормаган. Аның тәртибе әйбәт булган, ул шелтәләр алмаган, мәктәп психологына мөрәҗәгать итмәгән. Кыз үзенең кылыгыннан соң шок хәлендә булган.

Чыганак: Mash МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас