Җинаять һәм җәза
1 Сентября , 05:27

Үсмер кыз укытучыга һөҗүм иткән

Красноярск крае Канск шәһәрендә җиденче сыйныфта укучы кыз мәктәп линейкасы алдыннан укытучыга һөҗүм иткән.

SHOT МАХ-каналы мәгълүматы буенча, шәһәрнең 2нче санлы мәктәбендә кыз башта физика укытучысының битенә борыч баллоныннан  сиптергән, ә аннары пычак белән ташланган. Педагогка ярдәмгә укучыларның берсенең әнисе килгән, ул агрессив укучыны коридорга этеп чыгарган һәм укытучыга җитди җәрәхәтләр салырга ирек бирмәгән.

Бүген мәктәптә барлык бәйрәм чаралары гамәлдән чыгарылган, вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли.

P.S. 

Канскиның 2нче мәктәбендәге һөҗүмнән соң җиде кеше хастаханәгә эләккән – биш бала һәм ике өлкән кеше. Тикшергәннән соң барысын да җибәргәннәр, госпитализация беркемгә дә таләп ителмәгән.

Шул ук вакытта мәктәпнең хәвефсезлек белән дә, психологик-педагогик ярдәм белән дә проблемалары моңа кадәр дә булган. Яз көне мәктәп тикшерүдән соң кисәтү алган: бер ел эчендә "югары хәвеф-хәтәр төркеме"ннән укучылар саны 7дән 17гә кадәр арткан, ә күрелә торган чараларны тикшерүчеләр җитәрлек түгел дип тапкан.

Кагыйдәләрдә шулай ук рюкзакларны, сумкаларны һәм пакетларны ничек сайлап тикшерергә һәм әйберләрне күрсәтүдән баш тартканда нишләргә икәне язылмаган. Укучылар сүзләренчә, бүген металл эзләүче рамка эшләгән, ләкин әйберләрне янәсе беркем дә тикшермәгән — янәшәдә полиция хезмәткәре булган.

Мәктәпкә тагын бер кисәтүне узган елның ноябрендә педагогларның хокукларын бозган өчен чыгарган булганнар. Укытучыларны күп балалы гаиләләрнең йортларын йөреп чыгарга һәм балигъ булмаганнар комитеты акциясе кысаларында мич җылысын һәм электр үткәргечләрен тикшерергә җибәргәннәр, гәрчә аларның эшенә мондый бурычлар кермәсә дә.

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас