Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
6 гыйнвар , 01:11

Италия блогерына операция ясаган хатынның медицина белеме булмаган

Таҗикстаннан Мәскәүгә килгән косметологның табиб булмавы ачыкланган. 

Ләйсән Каспранова.
Фото: Ләйсән Каспранова.

Мәскәү клиникасында  Италия блогерына арт санын зурайту операциясе ясаган хатынны тоткарлаганнар. Аңа 3 ел төрмә срогы яный. Исегезгә төшерәбез, 4 гыйнвар көнне югарыда язылган процедурадан соң пациент хатында анафилактик шок барлыкка килгән. Нәтиҗәдә  аны авыр хәлдә башкала дәваханәләренең берсенә госпитализацияләгәннәр. Анда ул вафат булган.

SHOT Телеграм-каналы хәбәре буенча, блогер Юлия Бурцевага операцияне Таҗикстаннан килгән  26 яшьлек Шоира Назуллоева ясаган. Профильле белеме булмаган косметолог,  Elmas  элиталы клиникасында кабинет арендалап, клиентлар кабул иткән.

Шоира Назуллоевага РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 2 өлеше буенча “Һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә саксызлык аркасында үлемгә китерү" буенча гаепләү белдергәннәр. Кичә клиникада тентүләр узган, хезмәт һәм медицина документациясе  тартып алынган, шаһитлардан сорау алынган. Тикшерү дәвам итә. Эш Тикшерү комитеты контролендә.

Юлия Бурцева итальян ире һәм гаиләсе белән Италиядә яшәгән һәм күптән түгел Мәскәүгә кайткан, операция ясатырга теләве турында ул якыннарына әйтмәгән. Бурцеваның блогында 70 меңгә якын язылучысы булган, ул Италиядәге тормышы, мөнәсәбәтләре һәм ике мәдәниятнең аермалары турында актив сөйләгән.

P.S. Операция өчен Бурцева 130 мең сум түләгән.  

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас