Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 гыйнвар , 01:10

Арт санын зурайтырга теләгән блогер үлгән

Яшь хатын Мәскәүгә операция ясатырга дип килгән булган. 

Мәскәүнең Elmas элиталы косметология клиникасында арт санын зурайту операциясеннән соң 38 яшьлек блогер Юлия Бурцева үлгән. Бу хакта “112” Телеграм-каналы язган.

Басма хәбәре буенча, 4 гыйнвар көнне процедурадан соң пациент хатында анафилактик шок барлыкка килгән. Нәтиҗәдә  аны авыр хәлдә дәваханәгә госпитализацияләгәннәр. Юлия Бурцеваның клиник үлем халәтендә күпме вакыт булуы билгесез. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Табиблар аның гомере өчен көрәшсәләр дә, коткарып кала алмаганнар. Үлем факты буенча “Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Юлия Бурцева итальян ире һәм гаиләсе белән Италиядә яшәгән һәм күптән түгел Мәскәүгә кайткан булган. Бурцеваның блогында 70 меңгә якын язылучысы булган, ул Италиядәге тормышы, мөнәсәбәтләре һәм ике мәдәниятнең аермалары турында актив сөйләгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас