Җинаять һәм җәза
4 Декабря 2025, 20:08

Кешеләрне җәзалап тоткан тагын бер рехаб җитәкчесен кулга алганнар

Коточкыч хәлләр...

Балалар һәм үсмерләр реабилитация үзәкләрендә теркәлгән җәзалау очракларыннан соң Русия буйлап башка рехабларны  да тикшерә башладылар.

Кичә, 4 декабрьдә  шоу-бизнес йолдызлары рекламалаган “Антонов PRO” элиталы рехабның генераль директоры кулга алынды. Малое Видное поселогында урнашкан “СерЦА” үзәгендә тикшерү оештыруның сәбәбе – анда “дәваланган” пациентның шикаяте. Ул мәсхәрәләүләр һәм җәзалаулар турында сөйләгән.

–Малое Видноедагы рехабта 19дан алып 75 яшькәчә кешеләр “реабилитация” үткән, алар арасында ВИЧ һәм гепатитлы пациентлар да булган. Каз күрүчеләр сүзләре буенча, аларга берничә атна дәвамында юынуны тыйганнар. Бәйлелеккә ия булучыларны медиклар күрсәтмәләреннән башка көчле препаратлар кабул итәргә мәҗбүриләгәннәр.

–“Антонов PRO” рехаблар челтәрләренең башка хезмәткәрләре дә – финанс директоры, волонтёрлар – тотылган. Дөрес булса, алар кайчандыр үзләре дә шул ук рехабта дәваланган һәм анда хезмәткәрләр буларак эшләп калган.

–Рехаблар челтәре генераль директоры Максим Антоновка 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Үзәктә “реабилитация” үтүчеләрне законсыз рәвештә ирекләреннән мәхрүм итү турында җинаять эше кузгатылган. Рехаблар челтәренең Домодедово һәм Подольскида урнашкан нокталарында да тикшерүләр бара.

–Антонов артыннан Подмосковьеның Егорьевск торак пунктында урнашкан “Неугасимая надежда” реабилитация үзәге хуҗасы  – 44 яшьлек Виталий Серёжкин тоткарланган. Аның рехабында 18дән алып 35 яшькәчә 3 яшь хатын һәм 4 ир-ат каза күргән.

–Екатеринбургта Анна Хоботованың балалар рехабы хезмәткәрләре кулга алынган. Анна Хоботованың рехаблары турында без моңа кадәр язган идек.

P.S. “Антонов PRO” рехабы территориясеннән кычкырган һәм атышны хәтерләткән тавышлар ишетелгәли иде, дип сөйләгәннәр Видный халкы. Бинада ниләр барганын күршеләрнең берсе дә күрмәсен өчен, үзәкнең тәрәзәләрен эчтән кадаклап куйганнар.

Җирле халык сөйләвенчә, рехабта кешеләр бик еш алмашынып торган – яшьләр дә, өлкәнрәкләр дә килгән, гаилә парлары да булган. Еш кына пациентлар урамга тәмәке тартырга йөгереп чыккалаганнар. Үзәктә медикларны күренмәгән, барлыгы анда 30дан артык кеше исәпләнгән.

Йорттан кешеләр тәмәке тартырга гына чыккан, урамда беркем саф һава сулап йөрмәгән. Рехаб хуҗасы Максим Антонов кулга алынгач, үзәк ябылган.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас