Җинаять һәм җәза
25 Ноября 2025, 20:52

Подмосковьеда 24 баланы җәзалап тоткан рехабны ачыклаганнар, бер бала - комада

11-17 яшьлек үсмерләрне кыйнаганнар, ач тотканнар. 

SHOT телеграм-каналы.SHOT телеграм-каналы.
Фото:SHOT телеграм-каналы.

Подмосковьеда наркотикларга бәйлелектән интегүчеләрне кыйнап һәм җәзалап тоткан рехабны ачыклаганнар. Балигъ булмаганнарның берсе – комада.

16 яшьлек үсмерне тукмалу эзләре белән реанимациягә алып киткәннәр. Истра шәһәр округындагы  Дедовск шәһәрендә  урнашкан законсыз “реабилитация” үзәге турында шул рәвешле билгеле булган.

Августтан ноябрьгә кадәр анда 11дән алып 17 яшькәчә 24 балигъ булмаган үсмерне тотканнар. Балаларның ата-аналарына реабилитация процессы барышында психологлар, бәйлелектән дәвалау чаралары вәгъдә иткәннәр, ә чынында исә балаларны кыйнап һәм куркытып тотканнар.

Подмосковьеның Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, үзәкне  ялган “дәвалау”  килешүләрендә  акча эшләүчеләр оештырган. Медицинаның анда эзе дә булмаган.

Ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган Рома исемле малай – комада. Сәламәтлеккә авыр зыян салу, җәзалаулар һәм законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатканнар.

Mash Телеграм-каналы язуынча, рехабның җитәкчесе – Ростов-на-Дону шәһәрендә киң билгеле активист хатын Анна Хоботова. Ул чиновниклар белән дә, дини оешмалар белән дә хезмәттәшлек иткән. Үсмерләр белән ул 2019 елдан бирле эшли.

Рехабта бер ай “реабилитация” үтү бәясе 100 мең сум торган. “Клиника” һәр үсмергә  шәхси караш вәгъдә иткән.

Mash Телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, гадәттә рехабка балалары белән шөгыльләнергә вакыт җиткерә алмаган эшкуарлар мөрәҗәгать иткән. Рехабта “дәваланган” 13 яшьлек кызның әтисе анда  чыннан да кагыйдәләрне бозган өчен физик җәзага тарттыруларын раслаган.

Үсмерләрне наркотик бәйлелегеннән генә түгел, алкогольдән,  гаджетлардан, игроманиядән дәваларга дип әлеге рехабка китергәннәр. Күпләр анда айлар буена яшәгән. Соңгы заезд  августта теркәлгән. Терапия урынына үсмерләрне ашарга пешерергә һәм “дисциплинага” биремнәр үтәргә мәҗбүр иткәннәр. Балаларны кроватьларга простынялар белән бәйләгәннәр, тыңламаганныр өчен кыйнаганнар, күпләрнең тәннәрендә күгәргән, сыдырылган эзләр күренә. Әлеге вакытта комада яткан үсмерне “тәрбиячеләр” бик каты тукмаган, бөерләрен җәрәхәтләгән.

Малайның әнисе  улының озак вакыт дәвамында ярым тере хәлдә идәндә ятуын елый-елый сөйли. Шул ике атна дәвамында ана кешегә улын күрергә рөхсәт итмәгәннәр. Алар малайның “начар тәртибе”нә сылтанган, очрашулар урынына бар да тәртиптә дип, фотоларын җибәргәннәр.

Ана кеше сүзләренчә, рехабта калган үсмерләрне дә интектергәннәр: тезләндергәннәр, сәгатьләр буена “я буду работать” дигән сүзтезмәне кат-кат күчереп язарга мәҗбүр иткәннәр.  Боерыкларны учреждениенең директоры шәхсән үзе биргән.

Үлем хәлендә яткан үсмер рехабка укуы белән  проблемалары аркасында эләккән – көннәр буена телефонда утырган, укыйсы килмәгән, сыйныфта  икенче елга утырып калган.  

Икенче телеграм-канал (SHOT) язуынча,  балаларны эт азыгы ашарга мәҗбүр иткәннәр һәм бәдрәфкә йөрергә ирек бирмәгәннәр.

Хезмәткәрләрнең үсмерләргә карата сексуаль көч куллану мөмкинлеге дә кире кагылмый —  бу мәгълүмат тикшереләчәк. "Тернәкләндерү” үзәгендә шулай ук меңләгән бер типтагы фразалар язарга кирәк булган “хисләр көндәлеге" алып барырга мәҗбүр иткәннәр. Буйсынмаган очракта балаларга гадәттәге ризык урынына тәлинкәләргә эт азыгы салып биргәннәр.

Комада яткан 16 яшьлек Рома нәкъ менә көндәлеген тутыра алмавы аркасында каты тукмалган, дөрес булса, ул психик авырулы булган һәм аңардан нәрсә таләп ителүен аңлап җиткермәгән. Үзәктә “дәваланган” үсмерне канәгать булмаган хезмәткәрләр 5 көн ач тотканнар һәм кыйнаганнар, шуннан соң ул хастаханәгә эләккән.

P.S. Анна Хоботованың Дмитров шәһәре янында тагын бер балалар рехабын япканнар, анда да шул ук "тәрбия ысуллары"н кулланганнар. Балаларны вакытлыча социаль үзәкләргә урнаштырганнар.

Ата-аналар сүзләренчә, яшүсмерләрне тоталь басым режимында тотканнар. Әгәр дә кемдер көнлек "норманы" үтәмәгән икән – монда да алар йөзләгән бер типтагы фразалар язарга мәҗбүр булган, өстәвенә, ашаудан мәхрүм иткәннәр. “Тәрбиячеләр” салкын су сипкәннәр, куркытканнар, бәйләгәннәр, кыйнаганнар һәм хәтта балаларда тәмәке төпчекләрен сүндергәннәр.

"Тәрбияви ысуллар"  хас та сектантлык ысулларын хәтерләткән: зарлануны тыйганнар, ә балалар ата-аналарга коточкыч шартлар турында сөйләргә тырышса, хезмәткәрләр алар  "уйлап чыгара" дип ялганлаганнар.

Шулай ук, балалар сүзләренчә, хезмәткәрләр һәм консультантлар үзләре дә наркотик матдәләр һәм алкоголь кулланганнар.

Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, әлеге вакытта үзәк администраторы — 29 яшьлек Виталий Б. — һәм аның кыйнауларда катнашкан ярдәмчесе ачыкланган һәм тоткарланган. Калган хезмәткәрләрне, шул исәптән Анна Хоботованың үзен дә, эзлиләр.

Чыганак: Mash һәм SHOT телеграм-каналлары. 

Mash Telegram-каналы.
Фото:Mash Telegram-каналы.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас