

Бу хәл турында без язган идек. Дмитрий С. дустында кунакта булган, алар бәйрәм иткәннәр. Шактый гына салып алган Дмитрий кайтыр өчен такси чакырткан. Подъезддан чыгу белән ул 14нче модельле ВАЗ машинасын күргән, аны такси машинасы дип уйлап, арткы утыргычка утырырга уйлаган. Әмма машина ишеге ябык булган. Водитель Руслан З. (ул курьер булган) Дмитрийга “ычкын моннан” дип янаган. Бу гына аз тоелган, күрәсең, Руслан, машинадан чыгып, аның башына суккан. Егылган Дмитрий башкача тормаган. Берничә көннән ул дәваханәдә үлгән.
Курьер Руслан гаебен өлешчә генә таныган. Ленин район судында узган утырышта Руслан һәлак булган ир-атның гаиләсенә 150 мең сум компенсация түләвен аңлаткан. Тагын 200 мең сум компенсация түләргә риза булуын, әмма Дмитрий гаиләсе белдергән 5 миллион сум күләмдәге әхлакый зыянны түләмәячәген аңлаткан. Моңа өстәп, җинаятьче судтан аны катгый җәзаламаска, ә штраф белән генә чикләнергә сораган.
Чыганак: “Честный репортаж” Телеграм-каналы.