Җинаять һәм җәза
13 Августа 2025, 06:08

Бер сугуда үтергән (ВИДЕО)

Кеше үлеменә сәбәпче булган курьер һаман иректә йөри. 

"Честный репортаж" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот."Честный репортаж" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:"Честный репортаж" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

“Честный репортаж” Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, берничә ай элек Дим бистәсенең Пожарский урамында коточкыч хәл теркәлгән. Дмитрий исемле яшь ир-ат дустында кунакта булган. Хәмер эчеп, бәйрәм иткәч, Дмитрий өйгә кайтырга уйлаган такси чакырткан. Тышка чыккач, 14 модельле “ВАЗ”ны күргән һәм аны такси дип уйлаган, салонга утырырга тырышкан, әмма машина ишеге бикле булып чыккан. Курьер булып эшләгән “ВАЗ” водителе Руслан Дмитрийны “ычкын моннан”, дип куып җибәргән.

Сүзләрен  йодрык белән дә “ныгытып” куярга кирәксенгән, күрәсең –  Руслан машинадан чыга һәм Дмитрийның башына суга, ул егыла һәм башкача тормый. Берничә көннән соң ул дәваханәдә үлгән.

Дмитрийның әти-әнисе Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан бу уңайдан ярдәм сораган. Улларын сугып үтергән машина йөртүче һаман иректә, җитмәсә, бу очрак буенча аны шаһит буларак  таныганнар. Ә Дмитрий, имеш, баш мие чиреннән үлгән.

Матбугат сүзе аерым көчкә ия диюләре хактыр, Бастрыкинга бу хәл турында җиткергәннәр.  

Тикшерү комитеты рәисе  ике бала атасының бер сугудан үлү факты буенча доклад таләп итте:

 БР буенча Тикшерү идарәсе саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерү кысаларында комплекслы суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Ведомствода сөйләүләренчә, РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Республика Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельскийга тикшерү барышы турында хисап бирергә кушкан. Эш ведомствоның үзәк аппараты тарафыннан махсус контрольгә алынган, дип өстәделәр Тикшерү комитетында.

Чыганак: “Честный репортаж” Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас