Кичә Мәскәүнең Гольяновск буасында башы табылган баланың гәүдәсен Балашихадагы "Новая Алексеевская роща" торак комплексындагы фатирда ачыклаганнар. Баланың югалуы турында аның картәнисе хәбәр иткән. Малайның әнисенең сөяркәсе баланы ияртеп алып киткән дә, картәнисе аны башкача күрмәгән, дип хәбәр итәләр Мәскәү өлкәсе прокуратурасында.
6 яшьлек Мирославның әнисе белән үги әтисе аны кыйнап үтергән дә, пычкы белән башын кисеп, гәүдәсен балконда яшергән. Икесе дә наркотиклар куллана, ә хатын психиатрик исәптә тора (аңарда ишетү һәм күрү галлюцинацияләре булгалаган). Бу гаиләнең күршеләре еш кына кычкырышып тиргәшү тавышлары ишеткән. SHOT Телеграм-каналы хәбәре буенча, ир белән хатынны кулга алганнар, тикшерүчеләр хәсрәт-анадан сорау алмакчылар, әмма ул әлегә наркотиклар тәэсире астында, адекват түгел, ди. Беренчел мәгълүматлар буенча, Мирославның нәкъ әнисе, җинаять эзләрен яшерергә теләп, улының башын рюкзакка салып, үтерү урыныннан 8 км ераклыктагы буага илтеп ташлаган.
Мәрхүм сабыйның әнисе 31 яшьлек Елена Ц. Шолохов исемендәге университетта педагогка укыган. Ул йөк ташучы, монтажчы, кер юу машиналарын ремонтлаучы булып ара-тирә эшләштереп йөргән. Елена 100 мең сумнан артык бурычка баткан. Мирославны ул даими тукмаган, үзен гел агрессив тоткан.
Подмосковьега Елена Пенза өлкәсеннән күченеп килгән.
Җинаять урынында тикшерүчеләр эшли.
P.S. Баланы әнисенең сөяркәсе үтергән дигән версия дөрескә туры килми. Хәсрәт-ана бу версияне тикшерүне ялгыштырыр өчен уйлап чыгарган. 6 яшьлек йөри алмаган инвалид баласын ул үзе юк иткән.
Без бу хакта язган идек: Мәскәүдә рюкзак эчендә 10 яшьлек бала башы тапканнар...
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.