

Һәлак булган малайга 10 яшь тирәсе булган. SHOT мәгълүматлары буенча, аның башын Мәскәүнең көнчыгышындагы Гольяновск буасында рюкзакта тапканнар.
"Үтерү"маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер башка калдыкларны эзләү өчен водолазларны җәлеп итү мәсьәләсе хәл ителә.
Урында башкала Тикшерү комитеты белгечләре эшли. Эш прокуратура контролендә.
Үтерелгән укучының калдыклары белән рюкзакны Гольяновск буасы янында ремонт ясаган эшчеләр тапкан.
SHOT мәгълүматлары буенча, коточкыч табышны бүген 9:30 тирәсендә ясаганнар. Шуннан соң эшчеләр урынга полиция чакырткан. Хәзер бөтен буаны водолазлар башка калдыклар булу-булмавын тикшерә.
Чыганак: SHOT