Җинаять һәм җәза
18 сентябрь 2025, 08:19

Корылтай депутатына суд булачак

СВОда катнашкан депутат ришвәт бирүдә арадашчылыкта гаепләнә.

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты ришвәтчелектә арадашчы булуда һәм мошенниклыкка омтылу өчен суд каршына басачак. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2024 елның октябрендә депутат бер ир-ат белән таныш хатын-кызга законсыз банк эшчәнлеге өчен җинаять эзәрлекләвен туктату өчен 10 млн сум күләмендә ришвәт тапшыруда арадашчы булырга тәкъдим иткәннәр, шуларның 200 мең сумы, имеш тә, кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен таләп ителгән.

Бу тәкъдим турында хатын шунда ук хокук саклау органнарына хәбәр иткән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре югарыда язылган сумманың  яртысын тапшырганда аларны тотканнар.

Җинаять эшен арытаба карау өчен Совет район судына җибәргәннәр. Җинаять төркеменең икенче катнашучысына карата җинаять эше материаллары аерым производствога бүлеп бирелгән. Җинаять җаваплылыгына тарттырылудан качарга тырышкан хатынга моңа кадәр гаепләү карары чыгарылган иде.

Чыганак: bashinform.ru

Без бу хакта былтыр көзен  язып чыккан идек. 
Корылтай депутаты Алексей Локотченконы кулга алганнар

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас