Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 декабрь 2024, 22:59

Корылтай депутаты Алексей Локотченконы кулга алганнар

Быел ул, контракт төзеп, МХОга киткән иде. 

"Честно говоря" Телеграм-каналыннан.
Фото:"Честно говоря" Телеграм-каналыннан.

Массакүләм мәгълүмат чараларында БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Алексей Локотченконы кулга алулары турында язалар. Аны зур күләмдә ришвәт алуда арадашчы булуда шикләнәләр.

Бүген, 16 декабрьдә, Уфаның Совет районы суды аңа карата 2025 елның 30 гыйнварына кадәр сак астына алу чик кую чарасын сайлады.

“Сез мине ышанычлы, һәрчак гражданнарга  ярдәмгә килергә һәм Русия өчен икеләнмичә гомерен бирергә әзер патриот буларак беләсез. Сез бүген массакүләм чараларда  күргәннәрнең чынбарлыкка бер катнашы да юк. Боларның барысы да минем намусыма тап төшерү максатыннан эшләнде. Мине белгән һәм ярдәм кулы сузган кешеләр бу провокацияләргә бирелмәс, дип ышанам”, – дип язган Локотченко үзенең социль челтәрләрендә.

Исегезгә төшерәбез, Алексей Локотченко 2024 елның 13 февралендә МХОда хезмәт итү өчен Оборона министрлыгының ирекле корпусы белән контракт төзеде. Ул “Пятнашка” интернациональ бригадасында сугышчан артиллерия расчеты командиры булып хезмәт итте. Ул үзенә “Радий” позывноен   алган иде.

Быел май аенда хәрби задание үтәгәндә ул  яраланды. Бахмут (хәзерге Артемовск) тирәсендәге сугышлар вакытында безнең сугышчылар дошман артиллериясе уты астында калган. Алексей Локотченко, күп кан югалтып, хәрби госпитальгә эләккән. Җәй көне Алексей Локотченко икенче тапкыр яраланды. Ул ялга кайткан иде, ләкин аннары МХО зонасына кайтып, тернәкләнүен анда дәвам итте.

Сентябрьдә Алексей Локотченконың контракт вакыты тәмамланды. Ләкин парламентарий фронтта хезмәтен дәвам итә. Ул бу карарын Курск өлкәсендә барган вакыйгаларга бәйле рәвештә кабул итүен аңлатты. Августа Алексей Локотченко штурм отрядына күчте. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: