Җинаять һәм җәза
20 август 2025, 05:44

Иглинда үсмерләрне кыйнаган ир-атларга суд булган

Хәтерлисездер, бу хәл былтыр яз көне булган иде.

БР прокуратурасы видеосыннан скриншот.БР прокуратурасы видеосыннан скриншот.
Фото:БР прокуратурасы видеосыннан скриншот.

Иглин районында яшьләр компаниясенә һөҗүм иткән өч ир-атка карата кузгатылган җинаять эшен караганнар. Бу хакта БР буенча Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр итә.

Һәркемнең роленә һәм катнашу дәрәҗәсенә карап, алар хулиганлыкта, бер төркем кешеләр тарафыннан көч кулланып кылынган балигъ булмаганнарны урлауда, сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңелчә зыян салуда һәм чит кешенең милкен аңлы рәвештә юк итүдә гаепле дип табылган.

2024 елның 20 апрелендә  Иглин авылында  внедорожник водителе Рәүф Габдуллин юл буйлап узып баручы яшьләр төркеме белән сүзгә килгән. Конфликт чыккач, әлеге внедорожник водителе ике улы (Вадим һәм Шамил Габдуллиннар)  һәм танышы (Ислом Надыров)  белән яшьләрне кыйнаган. Кыйнагач, җинаять эше фигурантлары машиналарында биш яшь кешене Иглин авылының үзәк мәйданына алып килгән. Анда яшьләрне тукмау дәвам иткән. Нәтиҗәдә җиде каза күргән яшь кеше (алар арасында 4 балигъ булмаган яшьтәге үсмер дә бар) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Шулай ук җинаять эше фигурантларының берсе, төшерелгән видеоларны полицейскийлар күрмәсен дип, кыйналган үсмерләр компаниясендәге бер кызның телефонын тартып алып ваткан.

Күп тә үтми яшьләрне кыйнаган дүрт ир-атны тоткарладылар. Тикшерү үтенече белән алар сак астына алынды.

Суд бертуган Вадим һәм Шамил Габдуллиннарны  2 ел 3 айга һәм 3 ел һәм 6 айга гомум режимлы  холык төзәтү колониясендә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Ислом Надыровка карата җинаять эше якларның татулашуына бәйле рәвештә туктатылган. Моннан тыш, һөҗүм итүчеләрдән зыян күрүчеләр файдасына 50 меңнән алып 300 мең сумга кадәр күләмдә әхлакый зыян компенсациясе түләтелде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Вадим һәм Шамил Габдуллиннарның әтисенә карата җинаять эше материаллары аерым эшкә бүленгән.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас