Җинаять һәм җәза
1 август 2025, 07:23

Туризм өлкәсенә бүленгән 26 миллион сум акча кая булган?

Бу өлкәдә әле җитди тикшерүләр бара. 

Руниза Кулушева.Руниза Кулушева.
Фото:Руниза Кулушева.

БРда туризмны үстерүгә бүлеп бирелгән 26 миллион сумнан артык акча чит кесәләргә күчкән.  Фаразлауларынча, Башкортстанның коммерцияле булмаган оешмаларының ике җитәкчесенә.

Тикшерү версиясе буенча, алар үз урынбасары белән бергә Бөрҗән районында глэмпингка һәм Чишмә районында кемпингларга субсидияләр алу өчен эшкуарлык һәм туризм министрлыгына ялган гаризалар җибәргәннәр. Документларда суммаларны махсус арттырганнар. Аннары арзан бәягә тирмәләр сатып алуга ялган хисаплар һәм килешүләр ясаганнар. Бер үк тирмәләрне бер районнан икенчесенә күчереп йөрткәннәр.

Узган атнада бу эш буенча Туризм үсеше үзәге директоры урынбасары Артур Иделбаевны кулга алулары турында язган идек

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас