Җинаять һәм җәза
24 июль 2025, 13:25

Уфада Артур Иделбаевны тоткарлаганнар

Аны милли проект акчаларын үзләштерүдә гаеплиләр.

Аны милли проект акчаларын үзләштерүдә гаеплиләр. Дөрес булса, көч стуктуралары хезмәткәрләре аның фатирында  террорчы Шамил Басаев портретын тапканнар.

Чиновник туризмны үстерү үзәге директоры урынбасары иде. Аның белән бергә үзәк җитәкчесе Руслан Юнысовны һәм "Проект офисы" коммерцияле булмаган автономияле оешма башлыгы Илнур Куватовны кулга алдылар. Өчесе дә – сак астында. Аларны туристик ял итү урыннары булдыруга бүлеп бирелгән 300 миллион сум урлауда шикләнәләр.

Акчалар милли проект буенча килгән, аның кысаларында Башкортстанның коммерцияле булмаган оешмалары миллиард сумнан артыгын үзләштергән. Тикшерүчеләр сметалар бик нык арттырылган дип саный – 15 мең сумлык палаткаларны документларда 200 мең сумнан  бәяләгәннәр, ә глэмпинглар вакытлы гына  — таяклар һәм пленкадан – булып чыккан. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас