Җинаять һәм җәза
23 Июля 2025, 05:26

ШОК! Картларны пледка урап, скотч белән ябыштырганнар (ВИДЕО)

Пансионатта тәртипләре начар булган өлкәннәрне шулай тынычландырганнар.

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Үткән атна ахырында социаль челтәрләрдә шәхси пансионатта өлкәннәрне кыерсыту очракларын тасвирлаган видеоязма таралды. Без бу хакта җомга көнне язып чыктык.

Әлбәттә, шәхси пансионат белән икенче көнне үк төрле ведомстволар кызыксына башлады. Бүгенгә түбәндәгеләр билгеле: өлкәннәрне мыскыл иткән өчен Уфадагы шәхси пансионат директорына зур штраф һәм реаль срок яный.

Бүгенге көндә берьюлы берничә ведомство шәхси пансионатны тикшерә, аның директоры башта җәнҗаллы видеоның үз оешмасына каравын кире каккан иде. Учреждениегә прокуратура һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшерү белән килгән инде. Аларга өстәп,  Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы да пансионат эше белән кызыксынган. Сәбәбе – пледка  уралган һәм скотч белән ябыштырылган пенсионер хатынны төшереп алган шаккатыргыч кадрлар. Элеккеге пансионат хезмәткәрләре сүзләренчә, үзләрен тыныч тотмаучыларны  шул рәвешле тынычландырганнар. 

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас