Җинаять һәм җәза
18 июль 2025, 18:14

Картларны кыйнаганнар, ач тотканнар

Әле хокук саклаучылар бу хәбәрнең дөреслеген тикшерә.

Полиция социаль челтәрләргә күзәтү ясаганда җанөшеткеч видеога тап булган. Аннан күренүенчә, республика пансионатларының берсендә хезмәткәрләр әлеге йортта торучыларны кыйный һәм, одеялга төреп, бәйләп салып куя.

Башкортстан буенча эчке эшләр министры Александр Воронежский өлкән яшьтәге гражданнарга карата хокукка каршы гамәлләр кылуларын тикшерергә кушты. Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе пансионатка тикшерү-оператив төркем җибәргән.

Telegram-каналларның берсендә әйтелүенчә, пансионат персоналы картларны еш кыйнаган, аларны ач тотып интектергән. Моннан тыш, хезмәткәрләр рәсми рәвештә эшкә урнаштырылмаган һәм аларның эш тәҗрибәсе булмаган, диелә.

Әле хокук саклаучылар бу хәбәрләрнең дөреслеген тикшерә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас