Җинаять һәм җәза
7 июль 2025, 18:19

Уфада ике ир-ат 16 баланы урлаган һәм газаплап тоткан

Гаепләнүчеләр үз гаебен танымаганнар.

Уфада ике ир-ат 16 баланы урлаган һәм газаплап тотканУфада ике ир-ат 16 баланы урлаган һәм газаплап тоткан
Уфада ике ир-ат 16 баланы урлаган һәм газаплап тоткан

Ике чит ил кешесе балаларны урлау һәм җәфалау эше буенча суд каршына басачак. БР Прокуратурасы һәм Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, тикшерү версиясе буенча, 2023 елның февралендә әлеге ир-атларның берсе, кереме булмаган килеш, чит балаларны аларның әти-әниләреннән 10 меңнән 20 мең сумга кадәр айлык акчалата бүләкләү өчен, Уфа территориясендә балигъ булмаганнарны даими үзендә яшәтеп, укытырга карар кылган. Шул ук вакытта ул белә торып балигъ булмаганнарның законлы вәкилләреннән үзе куллана торган укыту ысулларын яшергән һәм алдау тәэсирендә булган ата-аналардан балаларны урлаган. Аларны 2023 елның февраленнән 2024 елның июнь аена кадәр фатирда законсыз тотып, гаепләнүче даими рәвештә 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге 16 баланы кыйнаган, аларга кул астындагы предметлар ыргыткан.

Тәртип бозган һәм начар укыган өчен балаларга карата психологик көч кулланганнар, аларны законсыз рәвештә бикләп тотып, төрле арендага алынган фатирлар буенча күчереп йөрткәннәр, тышка чыгарга мөмкинлек бирмәгәннәр.

Газапларга түзә алмыйча, 14 яшьлек үсмерләрнең берсе 2024 елның июлендә фатирдан качкан һәм якындагы кибет сатучыларына  барын да сөйләгән, алар бу җанөшеткеч хәл турында полициягә һәм хастаханәгә хәбәр иткәннәр. Фаш ителүдән куркып, гаепләнүче балаларны үзенең танышы фатирына күчерә. Аннары җинаятьчеләр дүрт баланы таксида башка адреска күчерергә уйлаган, әмма йорт подъездында хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Җинаять эше Уфаның Ленин район судына арытаба  карау өчен җибәреләчәк.

Без бу хакта язган идек:  Уфадагы законсыз "мәдрәсә"дә 16 баланы җәзалап тотканнар (ВИДЕО)

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас