Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
12 июль 2024, 16:00

Уфадагы законсыз "мәдрәсә"дә 16 баланы җәзалап тотканнар (ВИДЕО)

Шундый хәбәрләр бәгырьләрне телгәли...

Mash Batash Телеграм-каналы.
Фото:Mash Batash Телеграм-каналы. 

Уфада мигрантлар малайлар өчен законсыз рәвештә мәдрәсә оештырганнар. Анда балаларны кыздырылган тимер белән җәзалаганнар.

Чыгышлары белән Таҗикстаннан булган Махамадин белән Шахмод укучыларның ата-аналары түләгән акчаларга яшәгән. Күршеләр балаларның кычкыруларына зарланмасын өчен, алар Уфада фатирдан-фатирга күчеп йөргән, башта Инорста яшәгәннәр, аннары  – Затонда. Барлыгы 16 бала булган. Иң "олы" укучыга - 16, иң нәни шәкерткә  нибары 4 яшь булган. Фанатикар балаларны резин таяклар белән даими тукмаган, интектергән, бармакларын сындырган, бер баланың йөзен яндырган,  ата-аналарына зарлануларын тыйган.

Балаларны бу дини төрмәгә  Русиянең  төрле төбәкләреннән укытыр өчен әти-әниләре җибәргән. Шәкертләр  арасында Мухамадин белән Шахмодның үзләренең дә балалары булган.  

Балаларны әлеге “мәдрәсә”дә кләймәләүче  мигрантларга каршы өч җинаять эше кузгатканнар. Әлегә дини фанатикларны законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү, җәзалау һәм балаларны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү  өчен  җаваплылыкка тарттырганнар. Җинаять эшенә материаллар җыюны дәвам итәләр.

Бу хәл турында, бәлки, әле озак белмәсләр иде. Тик җәзаланган  

 шәкертләрнең берсе, төнлә качып, укытучыларның хайвани гамәлләре турында сөйләгәч, нелегалларны тоткарлаганнар. Балаларны  приютларга озатканнар.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Mash Batash Телеграм-каналы.
Фото:Mash Batash Телеграм-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: