Җинаять һәм җәза
19 Май 2025, 05:41

Хатыны һәм әбисен үтерергә теләгән ирне тотканнар

Гомер иткән хатынын үтерергә ничек кулы барган?

"Честно говоря" Телеграм-каналыннан."Честно говоря" Телеграм-каналыннан.
Фото:"Честно говоря" Телеграм-каналыннан.

Судта ул барысын да түкми-чәчми сөйләп биргән. Аңа карата аеруча мәрхәмәтсезлек белән ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү һәм үтерергә омтылу маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатканнар. Туймазы районындагы бу коточкыч вәхшилек турында  язган идек инде.

67 яшьлек ир-ат хатыны белән талашкан. Җәнҗал сәбәбе –  аның эчкечелеге. Котырынган ир-ат йортка беензин койган да, ут төрткән. Аның 62 яшьлек хатыны бик нык пешкән, ә параличланган 86 яшьлек әбисе төтеннән агуланып үлгән.

По данным СК 67-летний пьяный мужчина, поругался с женой из-за пристрастия к спиртному, облил дом бензином и поджег. Его 62-летняя супруга, находившаяся внутри, получила обширные ожоги, а 86-летняя тёща надышалась дымом и погибла.

Чыганак: "Честно говоря" телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас