Җинаять һәм җәза
18 Май 2025, 11:18

Туймазыда бер ир хатыны һәм аның әнисе яшәгән йортка ут төрткән (Видео)

Хатыны авыр хәлдә, ә әнисе... 

Туймазыда бер ир хатыны һәм әнисе яшәгән йортка ут төрткән (Видео)Туймазыда бер ир хатыны һәм әнисе яшәгән йортка ут төрткән (Видео)
Туймазыда бер ир хатыны һәм әнисе яшәгән йортка ут төрткән (Видео)

Туймазы районының Дуслык авылында бер ир хатыны һәм паралич сугып, урын өстендә яткан хатынының әнисе яшәгән йортка ут төрткән. 

86 яшьлек әби өеннән чыга алмыйча янып үлгән, 62 яшьлеге - авыр хәлдә, ди.

Тикшерү версиясе буенча, 16 майда  исерек шикләнелүче үзенең хатыны белән талашкан. Тормыш иптәше аның эчкәне өчен тиргәгән. Ачуы кабарган ир өендә хатынның өстенә яна торган сыекча сипкән дә, ут төрткән.  

Әле тикшерү бара. 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас