

Сак астында районда билгеле эшкуар Рәүф Габдуллинның ике улы – Шамил һәм Вадим. Аларга карата җинаять кодексының берничә маддәсе (кеше урлау, хулиганлык һәм милекне бозу) буенча эш ачылган. Гаилә башлыгы Рәүф Габдуллин СВОга киткән. Җинаять эшенең тагын бер фигуранты Ислом Надировка аерым гамәлләр эшләүгә тыю билгеләнгән, май башында аны тикшерү изоляторыннан чыгарганнар.
Бу хакта без язган идек. Үсмерләрне кыйнау очрагы былтыр апрельдә теркәлде. Ул вакытта җирле эшкуар Рәүф Габдуллин уллары һәм дусты белән юлда үсмерләр белән эләгешеп киткәннәр. Коммерсантка үсмерләрнең кисәтүгә җаваплары ошамаган. Әмма Рәүф Габдуллин мәсьәләне сүз белән хеәл итмәгән, ул уллары белән үсмерләрне каты кыйнаган. Нәтиҗәдә балаларны тукмау зур җинаять эшенә әверелде.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.