БР буенча Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсенең Иглин районара бүлеге “хулиганлык” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Тикшерү версиясе буенча, 20 апрель кичендә Иглин авылында “Toyota Land Cruiser” автомобиле хуҗасы юл аша узып барган яшьләр компаниясенең тәртибеннән канәгать булмыйча ике улы һәм соңрак тагын бер ир-ат белән яшьләрне кыйнаган. Нәтиҗәдә 17 яшьлек үсмерне төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә госпитализацияләгәннәр.
Әлеге вакытта вакыйганың нечкәлекләрен ачыклау һәм җәнҗалда катнашкан һәркемнең гамәлләренә хокукый бәяр бирү максатында тикшерү чаралары комплексы оештырылган.
Телеграм-каналлар бу хәбәр белән тулды. Үсмерләрне кыйнаган видео да таралды. Комментарийлар калдыручылар арасында яшьләрне тиргәүчеләр дә бар, имеш, очыналар, сүгенәләр, үзләре өлкәннәрне котырта һәм башкалар. Видеоязмада да ике як та (кыйнаучылар да, кыйналучылар да, видеога төшереп торган кыз да) бик каты сүгенә. Тик... Барыбер бу кешене шулкадәр кыйнарга (үсмернең хәтта тешләрен сугып төшергәннәр) хокук бирми. Ә шунда каты сугып, үтерсә?
Бу вакыйгага карата Кеше хокуклары буенча Совет рәисе Зөлфия Гайсина үз фикерен җиткерде:
“Иглин районында яшүсмерләр каты кыйналган, минемчә, балаларга карата законсыз гамәлләрдә катнашучы һәр кеше җинаять эшен тикшерү нәтиҗәләре буенча җәзага тарттырылырга тиеш һәм булган хәлгә суд тарафыннан объектив бәя бирелергә тиеш. Мин республикада Кеше хокуклары буенча Совет рәисе һәм төбәк парламенты депутаты буларак хокук саклау органнарына тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү турында запрос җибәрдем”.
Чыганак: sledcom02 Телеграм-каналы.