Җинаять һәм җәза
22 апрель 2025, 06:43

Уфада ана скульптурасы аяксыз калган (ВИДЕО)

"Мир фирмасы" тукталышындагы  "Бәхетле гаиләгә һәйкәл" композициясенә тынгы юк. 

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Полицейскийлар Уфада арт-объектка зыян салган үсмерләрне тоткарлаган. Хокук сакчылары 4 яшь кешенең “Бәхетле гаиләгә һәйкәл” композициясенең бер өлешен, төгәлрәк әйткәндә, ана скульптурасын,  сөйрәп алып китәргә тырышканын күргән.

Узган төндә Бессонов урамыннан үтеп барганда полицейскийлар өч малай белән бер кызга игътибар итә. Алар арт-объектның бер статуясын сөйрәп китеп барганнар һәм аны яшерергә тырышканнар. 2009 елгы балигъ булмаган малай белән кыз һәм 2006 елгы ике яшь кыз арт-объектны бозган.

Барысын да полиция бүлегенә алып киткәннәр. Яшүсмерләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә.

Шулай ук тикшерү оештырылган, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Соңрак матбугат чараларында ана скульптурасының никадәр җитди зыян күрүе турында язып чыктылар. Вандаллар урам буйлап сөйрәгән статуяның аягына зыян килгән. Ана скульптурасы әле коммуналь хезмәтләр карамагында. Аягын эретеп ябыштыргач, “гаилә”не берләштерәчәкләр – моны бүген эшләп куярга тиешләр.

 “Бәхетле гаиләгә һәйкәл” композициясе бигрәк бәхетсез булды инде. Быел кыш  бер ир-ат композициянең малай  фигурасын урлаган иде... 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас