Уфада яшәүче ир-ат күп балалы гаиләгә куелган һәйкәлдән бала фигурасын урлап, үзе белән алып киткән.
Бу хәл бүген иртәнге сәгать бишләр тирәсендә “Мир” сәүдә үзәге янында теркәлгән. Күзәтү камерасы теркәгән видеоязмада билгесез адәмнең һәйкәлнең (ул өч балалы ата-ана сыннарыннан гыйбарәт. – Авт.) бер өлешен алып китүе күренә. “Малай” сынын ул күрше ихатага күтәреп алып бара да карда күмеп маташа. Күп тә үтми вандал аны ташлап китә, ә соңрак “малай”ны Бессонов урамындагы йортта яшәүчеләр табып ала.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсендә һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркем чыгуы турында сөйләделәр. Җинаятьчене эзлиләр.
P.S. "Бәхетле гаилә һәйкәле" скульптурасыннан малай фигурасын элекке урынына урнаштырганнар. Бу хакта шәһәр мэриясендә хәбәр иттеләр. Ә каракны һаман да эзлиләр.
Чыганак: lenta.ru