Җинаять һәм җәза
19 март 2025, 17:46

Фәтхулла Исхаков тартып алынган сыеры өчен компенсация сораган

Републикада бу абзыйның тарихын белмәгән кеше юктыр, мөгаен. 

"Честно говоря" Телеграм-каналыннан."Честно говоря" Телеграм-каналыннан.
Фото:"Честно говоря" Телеграм-каналыннан.

 13 ел законсыз колониядә утырганы өчен Фәтхулла Исхаковка 95 мең сум акча түләячәкләр.

Бу юлы Фәтхулла бабай рәшәткә утырып, эш урыныннан һәм хезмәт хакыннан мәхрүм калганы һәм  50 ел элек дәүләт конфискацияләгән сыеры өчен компенсация алырга теләгән.  3 миллион сум сораган, тик аңа 95 мең сум гына түләгәннәр. Төрмәдә утырган елларны акчага салган очракта бу көненә нибары 20 сум дигән сүз.

Фәтхулла Исхаковның адвокаты сүзләренчә,  бу төбәк властьларының үче. Фәтхулла абзыйның системаны сындырып,  реабилитацияләнгәне һәм 6 миллион сум акча алуга ирешкәне өчен.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас