Кеше кылган җинаять өчен 13 ел төрмәдә утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка 6 миллион сум компенсация түләячәкләр. Русиянең Югары суды компенсация суммасын арттырудан баш тарткан.
Хөкем карарын үзгәртмәсәләр, прокуратура бинасы янында үләчәкмен дип вәгъдә биргән Фәтхулла Исхаков үзе ярты миллиард сум компенсация сораган иде. Беренче тапкыр суд аңа 31 миллион сум түләргә дигән карар чыгара. Бу сумма Фәтхулла абзыйга аз тоела ул диңгез буенда йорт һәм ялчы турында хыяллана, шуңа ул апелляция бирә. Әмма ул очракта түләүне кирсенечә, ике миллион сумга кадәр киметәләр.
Исхаков суд карарына шикаять бирә: бу юлы алты миллион түләргә карар кабул иткәннәр. Фәтхулла Исхаковның вәкиле Виталий Буркин Конституция судына кадәр барып җитәргә ниятлибез, ди.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.